Тупач мәктәбе укучылары республика фестивале лауреатлары булдылар
Аларга акчалата премия һәм дипломнар тапшырдылар
Тупач төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 класс укучылары Максим Потапов һәм Богдан Янеев (класс җитәкчесе Гөлия Нурмөхәммәт кызы Гайниева) үзенчәлекле балалар өчен «һәркемдә Кояш» II республика иҗат фестивалендә катнаштылар.
Әлеге конкурсның беренче этабы дистанцион рәвештә 2024 елның маенда узды, нәтиҗәләре буенча балаларны Казанга «Сәйдәш» мәдәният йортының гала-концертына чакырдылар. Тупач мәктәбе укучылары «Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Фотолар Минзәлә районы мәгариф бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев