«Тургай» да буыннар очрашуы булды
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында интернат-йортның социаль хезмәт алучылары балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында булдылар.
Очрашуда катнашучыларны сәламләү сүзләре белән Минзәлә районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова һәм «Минзәлә муниципаль районының „Тургай“ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» ДКУ директоры Илгизә Исхакова чыгыш ясадылар.
Приютта тәрбияләнүчеләр җыр һәм биюдә, мавыктыргыч конкурсларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Очаршуны оештыручылар кунаклар һәм балалар өчен прәннекләрне глазурь белән бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Өлкән буынга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм яхшы кәеф теләделәр. Чара тәмамлангач, кунакларны чәй эчәргә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев