Волонтер Рәүф Низаметдиновны «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр
Россия Конституциясе көнне Казан Кремлендә фронтка ярдәм итүче активистларны һәм волонтерларны хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко волонтерларга актив эшчәнлекләре өчен «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгеләрен һәм грамота тапшырды. Гражданлык позицияләре һәм патриотизмнары өчен рәхмәт белдереп, аларның бик мөһим, кирәкле һәм җаваплы эш белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтте.
Күкрәк билгесе һәм грамота белән Минзәлә районыннан волонтер Рәүф Низаметдинов та бүләкләнде. Рәүф башка волонтерлар белән берлектә гуманитар ярдәм җыюда һәм җыелган йөкне махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егетләрнең шәхсән кулларына алып барып тапшыруда зур көч куя. Гуманитар йөк конвое белән ул инде егетләр янына 21 тапкыр барып кайтты. Әлбәттә, Рәүф Низаметдинов әлеге зур бүләккә бик тә лаек!
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин булдырган әлеге күкрәк билгесе белән Татарстан волонтерларын беренче тапкыр бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев