Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкара инвалидлар көненә багышлап спорт чарасы узды

Футбол манежында үткән спартакиадада сәламәтлекләрендә чикләүләр булуга карамастан, өлкәннәр дә, балалар да бик актив катнашты.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Спорт чарасы «Юбилейный» спорт мәктәбенең аэробика бүлегенә йөрүче кызларның биюе белән башланып китте.

Соңыннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова катнашучылар алдында чыгыш ясап, әлеге спорт чарасының һәркем өчен яхшы кәеф алуга корылуын әйтеп үтте:
—Без бик яхшы беләбез — сезнең мөмкинлекләр чиксез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм һәркемнең ярышларда актив катнашуын телим.


Спорт чарасына «Умырзая» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар, картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары һәм сәламәтлекләрендә чикләүләр булу сәбәпле эшли алмаучы яшьләр килгән иде. Алар дүрт командага бүленеп спорт уеннарында үз җитезлекләрен сынады.

Ярышта катнашучыларга «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары һәм педагогия көллияте студентлары ярдәм итте. 
Чаңгы ярышлары буенча тренер Антон Лаврентьев исә спорт ярышларын оештырып йөрде. Зарядка белән башланган спорт чарасы футбол тубын тибү, теннис тубын йөртү кебек хәрәкәтчән уеннар белән дәвам итте. «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары уздырган флеш-мобка һәркем кушылып биеде. 


Чараны йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева чыгыш ясады. Ул инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләрендә чикләүләре булган кешеләр белән тернәкләнү эше алып барганнары өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәге, интернат-йорт һәм Социаль яклау бүлегенең комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге коллективларына Минзәлә районы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. 


Спорт чарасында катнашучылар баллы күчтәнәчләр белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев