Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Журналистлар максаты — районда укымышлы кешеләр яшәвен күрсәтү

2025 елның беренче ярты елына район газетасына язылганда да без җитәкчеләр теләктәшлегенә таянабыз.

Илдус Шаһиев, ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире

Берәүне дә көчләп газега яздыру өчен бармадык бу адымга. Әмма шундый мөһим юнәлешне үзагымына куярга ярамаганлыгын күргәч, кешеләр матбугат, китаплар укудан бизмәсеннәр өчен агымга каршы бара торган көймәне үзебез ишә башладык. Тормыш дулкыннарының бик текә һәркем күреп тора. Шуңа район газетасын яздыруда булышуларын сорап без һәр җитәкчегә, райондашларга мөрәҗәгать иттек. Бу юнәлештә дистә елга якын эшли башладык. Ел саен безнең белән дуслыкны өзмәгән җитәкчеләргә әнә шундый Рәхмәт хаты тапшырабыз. Бүләк алучылар хәтта аның бизәлешен дә мактыйлар. Чын күңелдән бүләкләвебез хакында сөйли, хәтта шушы фактта.

Быел безнең рәсми рәхмәтебезгә әлеге фотолардагы җитәкчеләр ия булды!!! Газетага яздыруга булышкан, газетага язылудан баш тартмаган һәркемгә рәхмәтле без!!! Бу шартларда актив эшләгән почтальоннар да безнең дуслар!!! Иң-иңнәре Яңа елдан соң бүләкләр алачак.
Кем янына барып җитә алмаганбыз, безнең белән эләмтәгә чыгыгыз! Безнең күңелебез киң, позитив фикерләүче һәркем белән дус булырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев