Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих

«Чайка» га барганыгыз булдымы?

«Район газетасы: вакыйгалар һәм фактлар»

Районның 11 мәктәбеннән килгән командалар «Чайка» пионерлар лагерендә ярыш үткәрәләр. Бу хакта 1974 ел, 29 июнь саны хәбәр итә. Ике көн дәвамында пионерлар каршылык полосасын үтү, зачет походына конкурс, алдан билгеләнгән юнәлеш буенча ориентлашуда ярышалар. Беренче урынны 3 мәктәп, 2 урынны 1 нче мәктәп, 3 урынны Вахитов исемедәге һәм Хуҗәмәт мәктәпләре яулый. Пионерлар шулай ук кич белән учак каршында ветеран Б. Страцюк белән дә очрашалар.

Әлеге мәкалә эзләреннән укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсебез килә. Ә сез «Чайка» пионерлагерен хәтерлисезме? Анда ял иткәнегез булмадымы? Бәлки, югарыда телгә алынган ярышта катнашкансыздыр? Кыскасы, кайтавазлар көтеп калабыз.

безнең өстәмә

Кадерле укучылар, «Район газетасы: саннар һәм фактлар» рубрикасы кысаларында сезне ярты гасыр элек — 1974 елда газетабыз битләрендә язылган район тарихына кагылышлы мәгълүматлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Әгәр сездә әлеге вакыйгалар һәм фактларга кагылышлы тулырак мәгълүмат, аеруча фотографияләр бар икән, алар белән уртаклашуыгызны көтеп калабыз. 

Әлеге рубрикадагы тарихи материаллар белән тулысынча «Минзәлә» газетасының 2024 ел, 14 июнь санында танышыра була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев