Минзәләне беләсеңме?
Минзәлә районы тарихы белән бәйле ретро фотолар бастырып чыгаруны дәвам итәбез.
(Венера Гыйльмиева, «Минзәлә-информ»)
Әлеге узган гасырның 50 нче еллары уртасында төшерелгән фото Геннадий Семеновның шәхси архивыннан алынган. Анда Минзәлә шәһәренең Пионерлар йорты каршындагы кул эшләре түгәрәгенең җитәкчесе һәм катнашучылары сурәтләнгән.
Әгәр дә кемне дә булса танысагыз яки әлеге фото буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, комментарийларда языгыз.
Ә сез беләсезме?
2023 елның түгәрәк даталары
1993 — Минзәлә ремонт-төзелеш участогы төзелә. РСУ шәһәрнең социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларын ремонтлау-төзү эшләре һәм халык өчен кирәкле әйберләр ясау белән шөгыльләнә.
Сезнең игътибарга 2023 елга Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы тарихы белән бәйле түгәрәк даталар тәкъдим итәбез. Мәгълүматны районның Туган якны өйрәнү музее бирә. Тарих-уртак эш, без киләчәк буыннарыбыз өчен шәһәр һәм район тарихын саклап калырга тиеш. Шуңа күрә, хөрмәтле минзәләлеләр, әгәр дә сез теге яки бу вакыйга турында киңрәк мәгълүматка ия булсагыз, аеруча, фотолар да булса, без чиксез рәхмәтле булачакбыз. Сездән хәбәрләр көтәбез. Языгыз, шалтыратыгыз, комментарийлар калдырыгыз, без һәр төрле мәгълүматка шат. Электрон почта адресы: menzela@mail.ru, телефон: 8(85555)3-28-32.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев