Минзәләне беләсеңме?
Минзәлә районы тарихы белән бәйле ретро фотолар бастырып чыгаруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, «Минзәлә-информ»)
Бу фотода редакциянең 2006 елның 20 февралендәге архивыннан район спартакиадасында катнашучылар сурәтләнгән.
Әгәр дә кемне дә булса танысагыз, яки нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, комментарийларда языгыз.
Ә сез беләсезме?
2023 елның түгәрәк даталары
Сезнең игътибарга 2023 елга Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы тарихы белән бәйле түгәрәк даталар тәкъдим итәбез. Мәгълүматны районның Туган якны өйрәнү музее бирә. Тарих-уртак эш, без киләчәк буыннарыбыз өчен шәһәр һәм район тарихын саклап калырга тиеш. Шуңа күрә, хөрмәтле минзәләлеләр, әгәр дә сез теге яки бу вакыйга турында киңрәк мәгълүматка ия булсагыз, аеруча, фотолар да булса, без чиксез рәхмәтле булачакбыз. Сездән хәбәрләр көтәбез. Языгыз, шалтыратыгыз, комментарийлар калдырыгыз, без һәр төрле мәгълүматка шат. Электрон почта адресы: menzela@mail.ru, телефон: 8(85555)3-28-32.
2013 — Минзәлә Татарстан Республикасында узган 2013 елгы Универсиада факелын тапшыруда катнашты. Ут Эстафетасы Парижда башланып, Казанда Ут Касәсен кабызу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев